«Бала тавышыннан гарык булган атаның бу эше бөтен халыкны таң калдырган»

-- Лэйсирэ

Вологдада булган бу хәл бөтен халыкны таң калдырган. Хатыны кибеткә киткәч, әтисе белән калган бер айлык нарасый елый башлый. Аны тынычландырасы урынга ата кеше рюмка артыннан рюмка күтәрә.

Аннары, бала тавышыннан гарык булып, аны роддом ишек төбенә илтеп куя да китеп бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Бераз айныгач, ни майтарганын аңлап, өенә кайтырга куркып йөри. Дүрт көннән соң полициягә килә.

Бичара ана исә, өендә ни ирен, ни баласын тапмагач, полициягә хәбәр итә. Бераздан барысы да ачыклана. Әле бу хәлне хокук сакчылары тикшерә.

Фото: Газета.ру

Бәйле