Алия Карачурина Гөлсирин белән Азат араларына керә? [видео]

-- Лэйсирэ

Венера Ганиева үзенең Инстаграмында Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов һәм Алия Карачуринаның дәүләт имтиханнарына әзерлек видеосын урнаштырган. Яшьләр җыр башкара, алар аны имтиханда җырларга тиеш икән.

Видео астындагы бер комментарийда Алияне Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов арасына керә дип борчылып, «Кызым, кермә инде араларына» дип язганнар.

Моңа җавап итеп Алия Карачурина: «Без Азат белән бергә укыйбыз, имтиханнарга әзерләнеп йөрибез. Бу дуэтны да имтиханда башкарабыз, Алла бирсә.

Гульсик белән Азатның араларына керергә бер дә уйламыйм. Әллә инде Гульсиктан язмача ризалык сорарга инде хәзер», дигән.

Бәйле