Элвин Грей меңләгән халык алдында чит ил егетен нишләтә? [видео]

-- Лэйсирэ

//Tatar today//

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын бергә җырлады. Аларга меңләгән яшьләр дә кушылды.

Интернетта бу видео зур кызыксыну уятты.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

21 май кичендә Казанда популяр җырчы Элвин Грей @elvin_grey_music #индонезия егете, татарча да, русча да белмәүче иҗатташ дусты белән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукаебызның «Туган тел» җырын бергә җырлыйлар. Аларга меңләгән яшьләр дә кушыла, татарларның гимнын җырлавың өчен афәрин Элвин! Тatar Today’да 23 майда артистның 30 яшьлек тамашасына кертелсә бик рәхмәтле булыр идек Радик әфәнде! @elvin_grey_music

Публикация от Tatar today порталы (@tatar_today)


Исегезгә төшерәбез, 30 яшен билгеләп үтүче Элвин Грей юбилеен Уфа һәм Казанда концертлар сериясе белән бәйрәм итә.

Дүрт көн дәамында «Уфа утлары»ндагы дүрт сәгатьлек тамашаны карарга көн саен ике меңгә якын кеше җыелды. Артистны юбилее белән котларга республика башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та килгән иде.

20, һәм 1 май юбилей концерты Казан «Пирамида»сында үтте. Чираттагы шоу-тамаша 23 майга тәгаенләнгән.

Бәйле