«4 айлык баласын газаплап үтергәнгә… штраф»

-- Лэйсирэ

Кемерово өлкәсендә яшәүче бер хатынны саксызлык буенча үлемгә этәрүдә гаеплиләр. Юньсез ана 4 айлык баласына суда эретелгән коры сөт порошогы эчерә. Бу хәл баланың үлеменә китерә, дип яза Өмет.

Русия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әни кеше 2018 ел ноябреннән алып быелгы гыйнварга кадәр баласын шул рәвешле ашаткан. Күпмедер вакыттан соң баланы хәле начарая, аны дәваханәгә алып китәләр. Ләкин кечкенә пациентны коткарып кала алмыйлар.

Суд-медицина экспертизасы билгеләвенчә, организмында туклыклы матдәләр җитшемәү сәбәпле, сабыйның баш мие җилсенә.

Саксызлык буенча үлемгә китергәне өчен ана кешегә штраф салалар. Аның күләме әйтелми.

Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: «Московский комсомолец»
Фото: pixabay.com

Бәйле