ТНВ телеканалында баручы «Мин» тапшыруына март аенда бер ел булды. Димәк, әлеге тапшыруның тарихы барлыкка килде. ТНВ интернет-редакциясе тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова белән аралашты.
— Гөлназ, тапшыруга гаризалар күп киләдер. Катнашучыларны ничек сайлыйсыз?
— Атнасына алты-җиде гариза килә. Һәр кешенең үз тарихы, һәм әлеге тарихның үзенчәлекле булуы безнең өчен мөһим. Кемнеңдер язмышында кайгы булган, ә менә бер вакыт безгә шәхси бизнесы булган ханым килгән иде. Кешеләрнең язмышларының төрлелегенә шаккатам, һәм үземә гыйбрәт алам. Татарча белү — шарт. Руслар яза, ләкин алар турында без тапшыру төшермибез.
— Гаризаларның төрлесе бардыр. Берәр кызыгын искә төшерче.
— «Минем тешемне яматасым бар иде», — дип язганнар иде берсендә. Әйтер сүзем юк. Безнең тапшыру теш ямату белән шөгыльләнми бит. Күпләргә шалтыратмыйбыз, алар арасында үпкәләүчеләр бар.
— Бюджет кайдан аласыз?
— Иганәчеләр ярдәм итә. Мәсәлән, табибларга барып күренү мөмкинлеген, төрле алтын эшләнмәләр бүләк итәбез. Болар барысы да иганәчеләр ярдәме белән.
— Бу проекттан син үзеңә акча аласыңмы?
— Юк, бу шөгылем миңа акча китерми. Мин бит әлеге тапшыруны үземне күрсәтер өчен эшләмим. Тапшыруларның күбесендә җырчыларны, артистларны күрсәтәләр. Ә минем гади халыкны күрсәтәсем килә.
— Актуаль сорау: сездә төшәр өчен акча кирәкме?
— Юк! Берсендә шундый хәл булды: бер егет безгә әнисен алып килде. Ханым турында тапшыру төшергәч, ул: «Мин сезгә күпме тиеш соң?» — дип сорады. Бушка эшләвебезгә ышанмады — улы түләгәндер дип уйлады. Тагын бер кабатлыйм: бездә төшәр өчен акча кирәкми.
— Командаңны ничек туплыйсың?
— Башка кешенең профессионал булуына ышанырга тиешмен. Гадәттә аларны үземдә сынап карыйм. Һәм, әлбәттә, төп шартларның берсе — татар телен белү! Безнең тапшыруыбыз бары тик татар телендә генә бара.
— Ни өчен тапшыру «Мин» исемен йөртә?
— Үз-үзенә ышанган, үзен яраткан һәр хатын-кызның «мин»е булырга тиеш. Һәр хатын-кыз 100% итеп: «МИН!» — дияргә тиеш. Безнең командада психология белгече дә эшли. Ләкин катнашучылар арасында, тапшырудан соң бер-ике ай үткәч, безнең янга нинди килгәннәр, янәдән үзләренең образларына кире кайтучылар бар.
— Төп геройга сез ясаган образ ошамаган очраклар бармы?
— Әйе, була, чөнки кеше әлегә ияләшмәгән. Хәзер менә мин сине башкачарак киендереп куйсам, сиңа да ошамаска мөмкин. Ләкин безнең командада профессионаллар эшли — шуны истә тотыйк. Бер хәл сөйли алам: берсендә бер ханымның чәчен кистек. «Кайтып еладым», — ди. Соңыннан эшкә барган да бу, бер тапкыр аңа елмаеп караганнар, икенче тапкыр матур булуын әйткәннәр. Икенче көнне кып-кызыл помада буяп (безнең команда кешесе аңа киңәш иткән иде), эшкә барган. Менә: «Мин», — дигән ул ханым. Димәк, тапшыруыбызның максаты үтәлгән.
— Ни өчен бу типтагы тапшыру чыгарырга булдың?
— Хатын-кызларыбызны күзәтәм. Бездә хатын-кызлар үз-үзләрен яратып бетермиләр. Ирем үлде, башка кайгы булды… Сез кемнән ким соң?! Һәр хатын-кыз үзенчә матур, шуны күрсәтәсем килә минем. Бары тик хатын-кыз үзен яраткан очракта гына, аңа башкалар да тартылачак.