Рузил Гатин: «Сәбәпләрен сөйлисем, акланасым килми»

-- Лэйсирэ

Үз казаныңда гына кайнарга ярамый. Италиянең абруйлы театрларында чыгыш ясаучы тенор Рузил ГАТИН әнә шулай ди. Без аның белән Казанда музыка юнәлешендә бер генә театр булуның зыяны, талантларның читкә китү сәбәпләре, татарлыкның көче турында сөйләштек.

– Рузил, Италиягә күченеп китүең хакмы?

– Яшәвем – Казанда, эшләвем – төрле илләрдәге проектларда. Италиядә дә эшләрем бар, Мәскәү театрларына да чакыру алдым. Әле менә шушы язда Мәскәүнең Зур театрында Джоаккино Россини әсәре буенча куелган “Путешествие в Реймс” спектаклен кабатладык. Шулай ук Зур театрның яңа сәхнәсендә “Севильский цирюльник” спек­таклендә катнаштым. Моңа ка­дәр исә күпчелек Италиянең Милан, Брешия, Комо кебек шә­һәр­ләрендә эшләдем. Күбрәк Россини әсәрләрен башкарам.

– Сәләтле бер татар ба­ла­сының Италиянең зур сәх­нә­ләренә эләгү ихтималы зурмы?

– Мөмкинлек һәрвакыт бар. Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән чыккан милләттәшләребез чит илнең аб­руйлы сәхнәләрендә опера жанрында да, балет һәм башка юнәлешләрдә дә эшли. Фәкать үз көчеңә ышанырга кирәк. Хәзер сәләтеңне күрсәтергә мөм­кин­лекләр зуррак. Интернетта да нинди генә бәйгеләргә юлык­мыйсың. Гариза бирергә, үзеңне сынап карарга курыкмаска ки­рәк. Мин дә нәкъ шулай эшлим. Чөнки үз казаныңда гына кайнарга ярамый.

– Ә менә Казан консер­ва­ториясенең кичәге студентына Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына эләгү мөмкинлеге ничегрәк?

– Хәзер зуррак дип уйлыйм. Әмма безнең театрның сәясәте, эчке эшләре турында нәрсәдер әйтә алмыйм. Беркайчан да ул театрда җырлаганым юк. Хәер, бәләкәй генә партия башкарганмын икән. Бүген ул театр нинди юнәлештә эшли, кемнәр кирәк аларга, нинди тавышлар җыялар – минем өчен бу аңлаешсыз. Шәхсән анда мине өч тапкыр тыңлап карадылар һәм өчесендә дә, юк, диделәр. Бәлки яшьлегем комачаулагандыр, бәлкем тәҗ­рибәм җитмәгәндер, репертуар ошамагандыр – әйтә алмыйм. Ул чакта яңа гына консерватория тәмамлаган сары томшыклы малай идем әле. Туган җиремдә мөмкинлекләр аз булганга күрә чит ил театрларына мөрәҗәгать иттем. Аллага шөкер, күрүчеләр, зур-зур рольләр тәкъдим итү­челәр булды.

– Иҗатыңны күзәтеп барабыз, уңышларыңа сөенәбез. Әмма, уңышлар күбәйгән саен, Казаннан ерагаерсың, кай­туларың сирәгәер кебек тоела. Нәтиҗәдә тагын бер талантлы татар баласын югалту кебек килеп чыга.

– Милләт өчен югалту булып тоелмасын иде инде ул. Чөнки кайда гына чыгыш ясасам да, мин иң әүвәл – татар егете. Эшем­дә буш ара булганда, ашкынып Казанга кайтам. Эшләвем дә бит конкрет бер театрда түгел: кайсы театр нинди партия өчен килешү төзи – шунда барып эшлим. Шуңа күрә, әгәр чакыралар икән, мин Казанда эшләргә дә әзер. Ки­лә­чәктә дә чит илгә күченеп китәм дигән уем юк. Хәзер Мәскәүдә дә эш күбәйде. Миңа үз илемдә чыгыш ясау – бәхет.

– Италиянең атаклы Ла Скала театрына бәйле эш­ләреңне әйтеп үтсәң иде. Артист шундый зур залда, зур аудитория белән эшләү өчен ни дәрәҗәдә әзерлекле булырга тиеш?

– Февральдә “Золушка” спектаклен куйдык. Җиде спек­такль­нең икесендә мин уйнадым. Скалада декабрьдә дә эш дәвам итәчәк. “Ромео һәм Джульетта” операсында Тибальт ролен башкарачакмын. Опера җырчы­сы­ның язмышы зур сәхнәгә бәйле. Моны укыган дәвердә дә аңларга һәм әзер булырга кирәк.

– Казан консерваториясен тәмамлаучылардан читкә китүчеләр саны зурмы?

– Кызганыч, ләкин читкә китүчеләр күп. Яшьләр арасында һөнәрдән китүчеләр ешайды. Чөнки биредә акча эшләү төп максат була алмый. Шундый максат белән килгәнсең икән, баштан ук китүең хәерлерәктер дә әле ул. Әлбәттә инде, зур гонорар алучылар бар. Ләкин аңа ирешер өчен үзеңә тырышырга, зур театрларның сине күреп алуы кирәк. Бу исә үз һөнәреңә бирелгәнлекне, сәнгатькә мә­хәб­бәтең зур булуны таләп итә. Сайлаган юнәлешеңә үзең нәрсә бирә аласың, яңа сулыш, яңа күренеш дип кабул итәрләрме сине? Һәркем шушы сорауга җавап табарга тиеш. Күпләр исә җавап бирә алмый һәм опера жанрыннан китә. Тавышлы кеше­ләр дә опера юлын сайламый, керемле тоелган эстраданы сайлый.

– Татарстанның үзенең музыкаль театры булмау милли мәдәнияткә ни дәрәҗәдә тәэ­сир итә?

– Җавап тагын үзебезнең опера һәм балет театрына барып тоташа. Аның Татарстанда беренче һәм музыка юнәлешендәге бердәнбер театр булуы монополия тудыра. Аннан нәрсә телибез – шуны эшлибез кебегрәк килеп чыга. Әлбәттә, заллар тула – анысы сөенечле. Миңа калса, музыкаль театр да зал җыя алыр иде. Аның оешуы опера театрына конкурентлык тудырып, икесен дә үсешкә, яңа сулыш алуга этә­рер иде.

– Бу җәһәттән безнең тамашачы классик сәнгатькә әзер тү­гел дигән сәбәпне дә әй­тә­ләр.

– Ничә буын классик сән­гатьтә үсте, нишләп әзер булмасын? Опера театрының да милли классик әсәрләргә хәерхаһлы заманнары бар иде. Театрның хә­зерге хәле дә тамашачының җитди әсәрләргә талымлы икә­нен күрсәтә. Шаляпин, Нуриев фестивальләренә халык йөри, премьераларга зал тутырып ки­лә. Аларның күбесе – татар яшь­ләре. Әлбәттә инде, безнең халыкка итальян операсы бик үк якын да түгелдер. Ләкин күбесе аларны белә. Мәсәлән, минем әти-әнием – гади кешеләр. Әмма алар классик әсәрләрне белә. Чөнки классиканы тыңлап үскән буын вәкилләре. Хәзер дә тәрбия алымы буларак классик әсәрләр файдаланылса иде. Классика буш була алмый һәм ул ярсыткыч та түгел.

– Казан консерваториясе чит илдә эшләрлек дәрәҗәдә артистлар әзерләп чыгарырга сәләтлеме соң?

– Көчле укытучыларыбыз юк дип әйтеп булмый. Үземнең укытучым Нина Петровна Варшавская – олпат укытучы, зур шәхес. Консер­ваториядә укытуның нигезе нык. Хикмәт бит укытучыда гына түгел. Җырчы булып җи­те­шүнең 50 проценты студентның үзеннән тора. Әгәр син опера сәнгатен үзеңә кирәк һәм киләчәктә шул юнә­лештә эшлим дип уйлыйсың икән, үз өстеңдә эшләү кирәк. Күбесе, нәрсәдер килеп чыкмаса, укытучысын би­тәрли. Дөрес түгел. Үзең сәхнәдә урын яулар өчен нәрсә эшләдең соң?

– Чит илдә үзеңне татар дип таныштырасыңмы? Гомумән, анда Татарстанны беләләрме?

– Сорашканнары бар. Алар безне бер милләт дип саный. Татар булсынмы, якут, чуаш, башкортмы – урыс кешесе дип кабул итәләр. Аннан карап-карап торалар да, урыска охшамагансың, дип куялар. Мин Россиядә бик күп милләтләр яшәвен сөйлим, үземне татар дип таныштырам. Аннан, Казан кайда, дип кызыксыналар. Казанны спорт ярышлары һәм “Рубин”, “Зенит” командалары буенча күбесенең ишет­кәне бар.

– Аларга татарча җырлап күрсәткәнең бармы соң?

– Җырлаганым юк, аудиодисклар тыңлатканым бар. Халык җырларын куям, популяр артистларыбыз иҗаты белән дә таныштырам. Татар телен җырга ятышлы, диләр. Төрек теле белән уртаклыклар табалар.

– Киң тамашачы күңеленә “Кара пулат” операсындагы Турыбатыр роле белән кереп калдың. Турыбатыр кебек аяктан асылган килеш тагын җырлаганың булмадымы?

– Бу әсәрнең таралуы әлеге дә баягы куяр өчен мәйдан булмаудан килә. Әйбәт әсәр, Турыбатыр исә катлаулы образ иде. Чыннан да, асылган килеш йөз­түбән торып бер арияне башкарырга туры килде. Шуннан соң миннән, башка баштүбән җыр­ламыйсыңмы инде дип, шаяртып сорау ешайды. Бер тапкыр җыр­ладым, күңел булды, дим. Әгәр драматургия шуны сорый икән, мин катлаулы трюклар ясарга әзер. “Кара пулат” әсәренең ки­ләчәге шәхсән үзем өчен билгесез. Дөрес, аны тагын бер күр­сәтергә теләгәннәр иде. Ул эш ни дәрәҗәдә бара – белмим. Бәлки яңа солистлар табып, яңадан торгызып яталардыр. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәй­миев заманында аны Болгар җи­рендә күрсәтергә кирәк дип тә әйткән иде. Сүз уңаеннан, Ва­һапов фес­тивалендә әлеге әсәр­нең кайбер арияләре яңгырады. Һич югы концертларда яңгырап булса да, саклансын иде алар. Бик зур көч салынган, талантлы әсәр бит.

– “Кара пулат” сезнең Гөл­нора Гатина белән парлап чыгыш ясавыгыз белән дә истә калды. Шундый матур гаи­ләнең таркалуын ихластан борчылып кабул иттек…

– Нишләтәсең, шулай килеп чыкты инде. Аның сәбәпләрен барлыйсым, сөйлисем, акланасым килми. Икебез дә иҗатын дәвам итә, аралашабыз, бер-беребезгә бәхет телибез.

– Саф татарча сөйләшәсең, афәрин. Татар телен саклау­ның берәр рецепты бармы?

– Милләт белән горурлык хисе гаиләдә үзеңне белә башлаганда ук салынырга тиеш. Бу җәһәттән  әти-әнигә рәхмәтле­мен. Гаиләдә татарча гына сөй­ләштек. Урамнан чит сүзләр алып ке­рер­гә, татар телен онытырга ирек бирмәделәр. Аннан Чаллы­ның атаклы икенче гимна­зия­сендә белем алдым. Татар булуым белән бик горурланам. Әти-әни, әйткәнемчә, гади кеше­ләр, икесе дә КамАЗ заводында эшлә­деләр. Мине, тавышы көчле, дип музыка мәктәбенә укырга керт­теләр. Музыка юлын сайламасалар да, сәнгатьне яраталар, бик күп артистларны беләләр. Минем иҗа­тымны күзәтәләр, Мәс­кәүдәге спектакльләргә ки­лә­ләр. Әгәр бүген ниндидер уңышларга иреш­кәнмен икән, моның өчен фәкать әти-әнигә һәм укытучыларыма бурычлымын.

(/Гөлинә Гыймадова/“Ватаным Татарстан”,   /№ 73, 24.05.2019/)

Фото: Татар-информ

Бәйле