Винарис Ильегет: «Нинди җәйге ял инде ул безгә апа җаным?»

-- Гузель

//Tatar today// Мәрьям Шамсиева//

Килер, барыбер бер килер, килми калмас дигән өметле уйлар белән, җәйне дә көтеп алдык. Мең-мең төрле мәшәкатьләре, яллары, тәмледән-тәмле җиләк-җимешләре белән, әллә каян куллар болгап чакыра кебек үз хозурына җәй. Нинди эшләр белән мәшгуль булмакчылар икән бу ямьле җәйдә артист халкы дигән уйлар белән, Казанда яшәп иҗат итүче Винарис Ильегет белән телефоннан сөйләшеп алырга уйладым.Әйе, сөйләшәсе килеп тора инде җәйге ялында синең белән, әллә кайчан диңгез буенда комда кызынып ятадыр дигән уйлар инде башта. Беркая да китмәгән, Казаныбызда икән Винарис!

– Нинди җәйге ял турында сөйлисез апа җаным? Артист халкы өчен җәй ул, җиң сызганып эшли торган вакыт. Үзем дә аптыраплар утырам әле, ничек бу эшләрне җиңеп чыгарга соң дигән уйлар да кереп алгалый башка. Әйдә сорадыгыз, җавап бирим әле бер рәхәтләнеп. Сабантуйлардан башларга инде җәйге эшне. Халык очрашулар, көрәш-йөгерешләр өчен көтсә сабантуйны, без һаман сәхнәдән җыр-моңнарыбыз белән ямьләп торабыз сабантуйларны. Кайда, кем килә икән диеп халык сабантуйдан Cабантуйга чаба. Безнең өчен бу мәртәбә инде!

Аның арасында туйлар, юбилейлар… “Йолдызлы хит-парад” үз эшен дәвам итәчәк. Елдагыча теплоходта концертлар бирү, яшьләр өчен урам дискотекалары оештыру − санап бетермәле түгел алда торган эшләрне.

– Бу сезнең көндәлек эшләрегез инде Винарис. Кеше киләчәк белән яши. Алга таба нинди уйлар йөртәсез бу акыллы башыгызда?

−Яңа сезонга нинди планнар белән яшәп ятуыбыз борчый ахры сезне?

− Шул-шул, үзем Башкортостаннан булгач, әллә быел да безнең якларга сугылмый гына, урап үтмәкче буласыз микән димен?

− Нәкъ өстенә бастыгыз, яңа сезонда беренче концертларыбызны нәкъ үзебезнең күршеләрдән, Пермь якларыннан башларга исәп тотабыз да инде. Ноябрь башларында без сезнең янда булачакбыз.

– Ниләр белән шаккатырмакчы буласыз соң күршеләрегезне?

− Ләйсән Мәхмутова белән бергә әзерләгән дуэтлар белән дисәм… Алар берничә булачак! Уйда Ләйсән белән берничә клип төшерү дә бар әле. «Туган тел” каналы белән берлектә Уфада концерт оештыру − төп максатыбыз.

−Чыннан да, Винарис, бу дуэтлар үзегез өчен генә түгел, бар тамашачы өчен ел ачышы булып тора дисәк тә, артык булмас бит. Үзен төрле жанрларда гел уңай яктан күрсәткән Ләйсән Мәхмутова белән дуэтыгызны халык бик яратып кабул итәчәк. Тамашачының игътибарын бигрәк тә сәхнә костюмнарыгыз җәлеп итә Винарис? Күпләр сәхнәгә гади генә футболкалар киеп чыкканда, сез..

− Мактану түгел, соравыгызга җавап кына бирәм, яме. Бу сәхнә костюмнарының хуҗасы − Казаныбызның данлыклы модельеры Рөстәм Исхаков. Миңа сәхнә костюмнары тегәр өчен генә яралган җан ул, бу дизайнер. Исән-имин эшләсен, яңа модельләр иҗат итсен.

Шаккатырлык әллә нинди планнары белән дә уртаклашмады кебек Ильегет, ләкин андагы дәрт, үз эше өчен янып-көеп яшәве, сөйләшергә иренмәве, телефон аша миңа да күчте бугай. Менә ичмасам Винарис, менә ичмасам артист дип сокланып утырам әле. Күпме ямь, тормыш матурлыгы бүләк итәргә җыена Винарис үз тамашачысына төркемдәшләре белән. Безгә бары “Афәрин Ильегет!” диеп, Башкортостанда да аның тамашаларын көтеп аласы!

 

 

Бәйле