Җәвит Шакиров нинди яңа һәнәр үзләштергән? [фото]

-- Alina

29 майда Җәвит Шакиров инстаграм аккаунтына бик кызыклы фото керте. Формада, Алмаз Акберов белән елмаеп төшкәннәр. Күрәсең, көлкеле вакыйга булган.

Бүген яңа эштә эшли башлаган халык артисты. “Нью Йорк авиалиниясенә летчик итеп эшкә алдылар!”, — дип язган ул. Ә Алмаз Акберов аның беренче пассажиры, имеш. Җәвит Шакировка формасы бик килешкән, әйтерсең, үлчәп теккәннәр.

Күктә ул үзенең мәзәкләрен онытып торырмы? Әллә инде аның рейсларында да чыгышларындагы кебек көлке булырмы?

“Сездән булырга мөмкин”, “сезгә барлык профессия килешә” дип хуплыйлар артистны комментарияләрдә. Мәзәкне күпчелек аңлап алган.

 

Бәйле