“Без гел бергә булдык” – Хәния Фәрхине кызы Алсу искә ала

-- Alina

2017 елның 27 июлендә сәнгатебез авыр югалту кичерде. 57 яшендә яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи вафат булды. Ә бүген аңа 59 яшь тулган булыр иде. Шул исәптән аның кызы Алсу инстаграмында әнисен искә алып, фото керткән.

“Бу фото 3 ел элек, 6 июньдә ясалган иде.

Әнием безгә Уфага 10 көнгә кунакка килгән иде. Руслан уку буенча шәһәрдән бер атнага киткән чак. Без гел бергә булдык. Бергә кибетләрдә йөрдек, кинога бардык, тәмле ризыклар пешердек, кичләрен бик күп сөйләшеп, серләштек.

Шулай бер кичне, мин диванда йокыга киткәнмен, ә әнием минем өстемне юрган белән каплады. Ул миңа озак вакыт карап торды, ә мин йоклаган кыяфәт ясап яттым. Аның җылы һәм йомшак куллары хаман хәтеремдә.

Бу фото без Мегаполиста йоргән чакта ясалды. Монда әнием белән мин кечкенә Әмирнең туган көненә бүләкләр җыеп йори идек. Шул вакытларда күңелдә рәхәт һәм тыныч иде.

Туган көнең белән, Әнием! Сагынам…Яратам”, — дип язган Алсу.

Бәйле