//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина
Шушы көннәрдә Гүзәлиянең Фирдүс Тямаев белән уртак иҗат җимешләре – “Көт мине” дип исемләнгән дуэтлары дөнья күрде. Бу уңайдан җырчы Гүзәлия белән әңгәмә кордык. Аңа Фирдүс Тямаев белән эшләве авыр булганмы, үзенең иҗатында үзгәрешләр көтеләме икәнлеге хакында сораштык.
“Минем өчен Фирдүс белән эшләү бер яктан җиңел булса, икенче яктан авыр, чөнки аның характеры минекенә охшаган. Бер елмая, бер көлә, бер сүгеп ата. Мин үземнең яшемә, ул үзенең тәҗрибәсенә таяна. Шуңа күрә, ике мишәр, килешергә тырыштык”, дип уртаклашты Гүзәлия.
https://www.instagram.com/p/ByC8nCDIhXo/
Үзенең иҗатына килгәндә, күптән түгел, “Бары тик” дигән яңа җыры чыккач, ул безгә: “Бер ел ярым җыр язганым да булмады, чыгармадым да, нишләптер халәтем шундый иде”, дип сөйләгән иде. Хәзер Гүзәлиянең планнары арткан. “Үземнең иҗатымны да читкә куймаска иде. Менә яңа клип төшерегә уйлап йөрим”, диде җырчы.
Дуэтларны җырчылар Гүзәлиягә үзләре тәкъдим итә икән. “Дуэтлар минем язмыш микән. Аларны шулкадәр күп сорыйлар. Күбесенә «юк», дип әйтеп булмый, чөнки мин алар белән иҗатташ дуслыкта. Дуэтлар яздырасым килми, менә ничектер шулай туры килә”, ди автор-башкаручы Гүзәлия.