Татарстанда бер кызны ток сугып үтерә

-- irina

Татарстанда электр тогы сугу нәтиҗәсендә яшь хатын-кызның үлүе факты буенча тикшерү бара. Бу 30 май иртәсендә Азнакайдагы Солтангалиев урамындагы бер йортның фатирында була. Электр тогы сугу билгеләре булган 23 яшьлек кызның гәүдәсе табылган.

Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә төнлә фатирда кер юу машинасы шлангысы өзелгән һәм  бинаны су баскан.  Су идәндә яткан озайткычка эләккән дип фаразлана. Кыз суны җыеп ала башлый һәм аны ток  суга дип хәбәр итәләр. Түбән каттан күршеләрен су баскач, тегеләре ишек шакый башлый һәм кычкырган тавыш ишетәләр.

 

Иртән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре фатирга үтеп керә һәм  кызны үле гәүдәсен табып ала.

Фото: pixabay.com

Бәйле