Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Tatar today җитәкчесе Рөстәм Исхакый Ураза гаете белән котлыйлар

-- Гузель

4 июнь, Шәүвәл аеның беренче көнендә, Татарстанның барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды. Төп бәйрәм чарасы башкалабызның Галиев мәчетендә үтте. Монда бәйрәм сөенечен бүлешергә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде. 

Әлеге бәйрәм уңаеннан, Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең котлау сүзләрен урнаштырды. Ул итәгатьле булырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакырды.

«Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс бәйрәмнәрнең берсе булган Гыйд Әл-Фитр – Ураза гаете белән котлыйм! Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһының ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителер дигән өметтә калам. Хәзер без калебебез пакьләнгән һәм йөрәкләребез сафланган хәлдә Ураза бәйрәмен каршылаганнан соң, үзебезнең алдагы хата-кимчелекләребезгә кайтмаска һәм Рамазан бездә тәрбияләгән хәерле гадәтләрне саклап калырга бурычлы. Мин сезнең барчагызны да Рамазан үткәч тә гыйбадәтләрне дәвам итәргә, Раббыбызга итәгатьле булырга, балаларыбызда Исламга карата мәхәббәт хисе уятырга, мөмкинлек булганда мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә чакырам.
Мин барчабызга да Аллаһы Тәгаләнең ризалылыгына һәм рәхмәтенә, ике дөнья бәхетенә ирешергә, ныклы иман һәм Ислам юлында ихлас хезмәт куюны телим. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны һәм барлык изге гамәлләребезне кабул итсен! Амин», — диелгән әлеге котлауда. 

Шулай ук бәйрәм белән котлап, Tatar today порталы җитәкчесе Рөстәм Исхакый да үзенең изге теләкләрен җиткерде: «ИЗГЕ ТЕЛӘКЛӘРЕБЕЗНЕ АЛЛАҺ КАБУЛ ИТСЕН, АЛЛАГА ШӨКЕР, РАМАЗАН АЕН ДА ИСӘН-ИМИН, БУЛДЫРА АЛГАНЧА УРАЗА ТОТЫП, ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР КЫЛЫРГА ТЫРЫШЫП, СӘДАКАЛАР БИРЕП, БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ХӨРМӘТЛЕ, РӘХМӘТЛЕ БУЛЫП ҮТКӘРДЕК, АЛЛАҺ КАБУЛ ИТСЕН! ХОДАЙГА, ҮЗЕБЕЗГӘ, ГАИЛӘБЕЗГӘ, ЯКЫННАРЫБЫЗГА, ДУСЛАРЫБЫЗГА, ГАЛӘМГӘ КӨННӘН-КӨН МӘХӘББӘТЕБЕЗ АРТСЫН! АЛЛАГА ШӨКЕР ДИП РУХИ, ИҖАДИ, СӘЛАМӘТ КЕШЕ БУЛЫП ҮСЕШТӘ БУЛЫЙК, ИКЕ ДӨНЬЯДА ДА ҖӘННӘТТӘГЕ КЕБЕК РӘХӘТТӘ ЯШИК! БӘЙРӘМ БЕЛӘН КАДЕРЛЕ ДИН КАРДӘШЛӘР, ХАЛКЫБЫЗ, ДУСЛАРЫБЫЗ!», диелгән котлауда.

Биектау районы Шигали авылының яңа мәчетендә гает укыганнан соң, Рөстәм Исхакый видео яздырып та котларга булган! Мәчетне төзегән Шигали халкына сокланган кебек, укучыларыбызның, җырчыларыбызның активлыгына, мохтаҗларга ярдәм итүләренә, татар халкын хәрәкәттә тотуларына, динле, милли, мәрхәмәтле булуларына сокланган.  «ХӨРМӘТЛЕ ТАТАР ТУДЕЙ УКУЧЫЛАРЫ, ДУСЛАРЫБЫЗ, ПАРТНЕРЛАР, ҖЫРЧЫ ДУСЛАРЫБЫЗ, ТАТАР ТУДЕЙ ПОРТАЛЫНА КӨЧ-КУӘТ БИРЕП ТОРУЧЫ ДУСЛАРЫБЫЗ — КАБАТТАН УРАЗА ГАЕТЕ БЕЛӘН ЧЫН КҮҢЕЛДӘН КОТЛЫЙМ БАРЫГЫЗНЫ ДА МИН РӨСТӘМ ИСХАКЫЙ! АЛЛАНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН СЕЗГӘ!!! 
УРАЗА ГАЕТЕ МӨБӘРАК БУЛСЫН! ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ МӨХӘММӘТ (С.Г.В) ӘЙТКӘНЧӘ, ИЗГЕ ЭШЛӘРДӘ ЯРЫШЫП ДӨНЬЯНЫ, КЕШЕЛӘРНЕ, ҮЗ ҮЗЕБЕЗНЕ, ГАИЛӘБЕЗНЕ, ЯКЫННАРЫБЫЗНЫ ЯРАТЫП, ХӨРМӘТЛӘП ЯШИК! ИХЛАСТАН ШУШЫ БӘЙРӘМ ШАТЛЫГЫ БЕЛӘН УРТАКЛАШАМ, АЛЛАҺНЫҢ РӘХМӘТЕ ЯУСЫН СЕЗГӘ!!! БӘЙРӘМНӘР ЯШӘРГӘ ДӘРТ, ИҖАТ ИТӘРГӘ КӨЧ БИРСЕН!!!», дип котлаган Рөстәм Исхакый. 

[слайдны әйләндереп котлауларны карый аласыз]

 

Фото: Дум РТ

Бәйле