«Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә»

Мәдинә

Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Ша­һи­тов­лардан да бәхетле кеше булмый.  Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның  үсмәгәнен күреп алган табиб­лар 7 айдан бәби таптыра.

– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мә­динә 1 килограммнан артык, Мә­ли­кә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хас­таханәсенең реанимация бүле­генә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.

Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч ке­нә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәк­лә­ренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.

– Кая гына йөрсәк тә, кызым­ның хәлләре мактанырлык түгел. Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.

Мәликә

Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.

– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәли­кә­неке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хез­мәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә кү­че­реп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.

Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әни­гә тормыш алып бару җиңел түгел.

– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үте­не­чемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәш­ләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәт­лебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык.

Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620044942880

Ватаным Татар газетысы// автор Гөлгенә Шиһапова 
Фото Ватаным Татарстаннан алынды

 

Бәйле