«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина: «Бу кеше тормышыбызны җәһәннәмгә әйләндерде»

-- Alina

8 июнь “Болгар кызлары” триосы солисткасы Айгөл Зәйнуллина үзенең инстаграм битендә тетрәнгеч хәбәре белән уртаклашты.

Гомеремдә дә мондый хәлдә калырмын дип уйламаган идем. Эндәшмичә торып ардым! 6 ел элек инде арыелышкан, балаларын берничек тә кайгыртмаган кеше, улымны миннән тартып алмакчы була. Ул аңа 10 яшь тулганны көткән. Бер айга якын шул кеше улымны үзендә тотты. Шул рәвешле баламны миңа, гаиләсенә карата каршы котыртып, аны стресс кичерергә мәҗбүр итте. Тимерланны приставлар ярдәмендә генә кире кайтара алдым.

Бу кеше тормышыбызны җәһәннәмгә әйләндерде. Без аннан качарга мәҗбүрбез.

Элекеге ирем минем өстән төрле ялган гаризалар яза, әллә нәрсәләр таләп итә. Балалар белән аралашу тәртибенә кагылышлы суд карарын боза. Бу кайчан бетәр икән соң?! Нигә безнең законнар минем кебек 100 җирдә эшли, гаиләнең иминлеге өчен көч түгә, кредитлар түли торган хатын-кызларга ярдәм күрсәтми? Ә кемдер шул әзер тормышка килеп, минем улымны тартып алмакчы була! Бөтен кеше аның да балаларга минеке кебек үк хокуклары бар дип әйтә, әмма беркем дә тиеш булган нәрсәләр турында сөйләми.

Бер дәүләт органы да бу елларны ничек ике бала белән тормыш иткәнбез белән кызыксынмады. Ә бу кеше башка елларда кая булган? Нигә ул моңарчы үзенең ата булуын онытып йөргән, үз вазифаларын үтәмәгән? Беркем дә бу мәсьәләләр белән кызыксынмый, проблеманың башына чыгарга теләми.

Квартирасы, машинасы, даими эш урыны, бернинди рухи кыйммәтләре булмаган кеше мине улымнан мәхрүм итмәкче була. Хаман суд юлында йөреп, балаларыбызга ничек авыр булганлын ул аңламый.

Аллаһ барысын да күрә һәм гаделлек килер дип өметләнәм. Бу аҗдаһага улымны бирмим! Мин көрәшәчәкмен! Ә бу кеше, ягъни Тимур Шәрифуллин бәхетсез, чөнки бәхетле кеше башкаларга мондый явызлык эшли алмый. Түбән җанлы кеше генә баланы анасыннан аера ала.

 

 

Мәгълүмат Айгөл Зайнуллина Инстаграм битеннән

 

 

Бәйле