Туристлар белән тулы автобусларның бәрелешеннән “кадр”лар [видео]

-- Alina

9 июнь Сочида туристлар белән тулы ике автобус бәрелешкән. Mercedes-Benz Sprinter үзеннән зурырак Yutong автобусы каршына чыга һәм нәтиҗәдә Mercedes әйләнә. Беренче автобуста 18 кеше, ә икенчесендә 20 кеше булган дип, хәбәр итә ГИБДД хезмәткәрләре. Аварияне видеога төшереп өлгергәннәр.

Зур автобуста җәрәхәтләнүчеләр юк дигән мәгълүмат бар. Әмма медицина хезмәткәрләре 21 кеше хастаханәгә озатылганын дип белдерәләр.

Бу аварияне күрүче җибәргән видео кадрларында әйләнгән автобустан кешеләрне чыгарганнары күренә. Алар арасында балалар да бар. Кайбер туристларның тән җәрәхәтләре һәм канга буялган киемнәре күренә. Шулай ук видеода балалар елаганы һәм кычкырган тавышлар ишетелә. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, кешеләрне җиргә чыгарып салганнар. Мөмкин булган очракларда ярдәм күрсәткәннәр.

 

 

Мәгълүмат  Телеканал 360° сайтыннан

Бәйле