Җырчы Иркә: “Тагын мактау эләкмәде”

-- Alina

Татарстанның атказанган артисты Иркә соңгы вакытта үзенең инстаграм битендә һәм вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә яшүсмер вакытындагы кызыклы хатирәләре белән бүлешә. 

Язмаларының берсендә 20-30 каз бәбкәсеннән, ничек кенә сакларга тырышса да, көзгә бары тик дүртәү генә калуын һәм, аларны карамас өчен, яңгырны көтеп алуы турында сөйләгән иде.

Бу юлы исә, үзләренең авылына ипи кайтмый дигәч, күрше авылдан ипи алып кайту вакыйгасы белән уртаклашты. Иске Ибрай авылыннан 10 ипине көч-хәл белән алып кайтып җиткезгән. Ә ипи машинасы үз авылына да килгән булган икән бит. «Утырып кычкырып елый да алмадым, кеше курер дип оялдым… Беркемгә дә әйтеп тормадым, өйгә ун ипине кертеп куйдым да, мунчага барып еладым…Тагын мактау эләкмәде…», — дип язмасын тәмамлый җырчы.

 

 

Мәгълүмат Иркәнең Инстаграм битеннән

Бәйле