Рәфинә Ганиуллина: “Бу дөньяда бәхетле яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни?”

-- Alina

Рәфинә Ганиуллина үзенең инстаграм битендә әнисенең хаты турында сөйли. Аның әнисе гомер буе көндәлекләр алып барган. Беркөнне җырчы шул көндәлекләр арасыннан әнисенең хатын табып алган. “Өч ел элек, инсульт кичергәннән соң, сөйләшә, яза алмый торган булып калды шул ул безнең, әллә сизенгән инде? – дип яза Рәфинә. 

Хатны җырчы нәсихәт дип, атый. Хат, чынлап та, шундый эчтәлектә. Әнисе кызларын үзе кебек беркатлы булмаска өнди, аларның гаиләле булуларын, ялгызлыкта калмауларын тели.

Рәфинә хатны укыган вакыттагы уй-хисләрен дә язмасында әнисенең сүзләренә сорау буларак чагылдыра: “Бу дөньяда бәхетле яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни? Син бәхетсез идеңмени? Әллә артык көчле булганың өчен сынады микән сине язмыш?”

Әнисенең: “Ярый, кызым! Гөлләремә су сибәргә онытмагыз!” – дигән сүзләренә дә җырчының җавабы әзер. “Юк, әни, онытмабыз! Гөлләрең чәчәк атсын өчен, без бар көчебезне куярбыз!” – ди ул.

https://www.instagram.com/p/Bym5EEInLHv/?igshid=8deds

 

 

Мәгълүмат Рәфинә Ганиуллина Инстаграм битеннән

Бәйле