Казан укучысы БДИга телефонын гипска яшереп алып керә

-- Alfia

«11 сыйныф укучысының имтихан вакытында гипслы кулында яшерелгән телефоны шалтырый,» — дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф министрлыгы.

Имтихан профиль математикадан Яңа Савин районының 38 номерлы мәктәбендә үтә. БДИда оештыручылар һәм күзәтүчеләр тимер эзли торган җайланма сигналларын ишетәләр, әмма укучыда бернинди шикләнерлек әйбер дә тапмыйлар. Имтихан вакытында аның телефоны шалтырый башлый.

Кагыйдәне бозганы өчен, чыгарылыш сыйныф укучысын имтихан бара торган аудиториядән чыгаралар. Имтиханны ул яңадан икенче елга гына биреп карый алачак.

 

Фото интернеттан.

Бәйле