Казан Сабан туе көне һәм урыннары (мәйданнары)

-- Alfia

23 июнь Казанда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй уза. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта төп бәйрәм чарасы үтә. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә.  

Бәйрәм тантанасы 9.30 сәгатьтә башлана.

Каенлыкта  концерт программасы берничә бәйрәм мәйданчыгында була. Тамашачылар өчен сәнгать осталары, эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясый.

Теләгән һәр кеше капчык көрәше, авыш бүрәнәдә йөрү, чиләк белән су ташу,  капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп чабу, шулай ук аркан тарту, чүлмәк вату, гер күтәрү, армреслинг, көч сынашу кебек спорт ярышларында катнаша ала. Милли көрәш буенча ярышлар  — Сабантуйның иң якты чараларының берсе. Иң көчле һәм җитез катнашучыларны истәлекле сувенирлар һәм призлар көтә.

Импровизацияләнгән авыл утарларында кунаклар татар халкының көнкүреше һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының кул эшләре белән таныша ала. Гадәттәгечә көн дәвамында аттракционнар белән балалар мәйданчыгы эшли, шулай ук яшь тамашачылар өчен аниматорлар белән интерактив уеннар һәм төрле конкурслар оештырыла. Балаларны  иҗади мастер-класслар, аквагрим, пони һәм атларда йөрү көтә.

Шул ук вакытта күңел ачу чаралары Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә көтелә. Башкала халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләнә, анда Татарстан Республикасы артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясый. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар уза, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар эшли. Шулай ук территориядә татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыра торган авыл ишегаллары урнаштырыла, аларда районнарның иҗат коллективлары чыгыш ясый.

14.30 сәгатьтә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Сабантуй хөрмәтенә ярышлар уза. Башкала халкы һәм кунаклары ат чабышын һәм татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын карый ала. Ипподромның төп трибуналар комплексы холлында күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

 

Фото һәм мәгълүмат Казан мэриясе сайтыннан.

Бәйле