Сабантуйда 3 яшьлек бала башына тимер торба төшеп, ана кеше хаклык, дөреслек эзли башлый

-- Alfia

// Tatar today //

Лениногорскийдан 3 яшьлек сабый әнисе белән район Сабан туена барган җирдән, башы җәрәхәтләнеп, Республика балалар клиник хастаханәсенә эләгә. Әни кеше үзе арканда йөрүчеләр чыгышы вакытында югарыдан зур тимер торба төшү нәтиҗәсендә кулын сындыра. Район хакимиятләре гадәттән тыш хәлләр өчен җаваплылыкны үз өстеннән төшерә һәм Лениногорскийда чыгыш ясаучы артистларга йөкли.

«Сабантуй бәйрәме вакытында галәбезгә кайгы килде. Арканда йөрүчеләр чыгышы барганда, миңа һәм 3 яшьлек улыма тимер торба төште. Бу мизгелне телефоннарына төшереп алучылардан видеоязма җибәрүләрен үтенәм”, – дип чаң суга Альбина Вильданова 9 июнь булып узган Лениногорский Сабан туендагы гадәттән тыш хәлдән соң.

Гадәттән тыш хәл шаһитларының бу турыда фикерләре төрле. Беренчеләре – барысына да бала белән мәйдан янына артык якын килгән ана, икенчеләре куркынычсызлыкны тәэмин итмәгән артистлар чыгышын оештыручылар гаепле, дип саный.

“Кичке Казан” хәбәрчесенә Альбина Вильданова үзе сөйләгәннәр буенча, тамашачылар өчен утыргычлар чынлап та артистлар чыгыш ясый торган мәйданга якын куелган була. Әлеге мәйдан бернәрсә, хәтта җеп белән дә, уратып алынмый.

— Без Самир белән беренче бер утыргычта утырдык, аннан икенчесенә, ышыграк урынга, күчтек. Андый масштаблы күренешнең безнең шәһәрдә әле булганы юк иде, без улым белән яхшырак күрергә теләдек, шуңа якынрак утырдык, — дип аңлата Альбина. —  Күрәсең, акробат арканга күтәрелгәндә абынган, торбаны тотып кала алмаган, һәм ул туп-туры безгә таба очкан.

Качып котылу мөмкин булмаганлыктан, әнисе улын кулы белән каплый.

— Нәтиҗәдә, торба беренче минем кулга, аннан улымның башына бәрелә. Мин, баламны кулыма күтәргән килеш, бәйрәмдә дежур тора торган ашыгыч ярдәм машинасына йөгердем. Безне беренче Лениногорскийның балалар хастәханәсенә алып киттеләр, анда томография ясадылар да, Казанга җибәрделәр. Хәзерге вакытта улым дәү әнисе белән Республика балалар клиник хастаханәсендә ята. Мин алар белән бара алмадым, чөнки минем тагын балаларым — олы улым һәм кечкенә кызым бар, кызым белән мин декрет ялында.

Күп бала әнисе үзе Сабантуйда сул кулын сындыра.

— Кулны беренче тектеләр – ярасы тирән иде, аннан гипс салдылар, — ди Вильданова. – Нәрсә эшләргә, компенсацияләүне сораргамы – соңрак хәл итәрбез. Хәзер иң мөһиме – улымның терелеп өйгә кайтуы. Ә дәлилләрне һәм шаһитларны без күп җыйдык.

«Кичке Казан» Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә, баш мие имгәнеп хастаханәгә китерелгән  өч яшьлек малайның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә бәяләнә, дип аныклаганнар.

Үз чиратында Лениногорск районы Башкарма комитетында гадәттән тыш хәл өчен җаваплылык тоймыйлар, чөнки алар артистларга Сабантуйда чыгыш ясау өчен мәйданчыкны тәкъдим генә итәләр, ә аны үзләре төзекләндерделәр, дип ышандыралар. Арканда йөрүчеләр шәһәрнең төрле мәйданчыкларында бушлай чыгыш ясый икән. Тамаша өчен рәсми тариф юк, тамашачылар, инде  май уртасыннан ук, кем күпме булдыра ала, шуның кадәр түли.

Безнең шәһәрдә әлеге артистларны кабул итү үтенече белән район Башкарма комитетына ТР Мәдәният министрлыгыннан рәсми мөрәҗәгать булды. Аларда тамашаларны оештырырга рөхсәт итүче барлык документлар, сертификатлар бар, — дип сөйләде «Кичке Казан» хәбәрчесенә Лениногорск районы массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Ксения Волкова. — Халык чыгышларны бик ошата иде, күп уңай фикерләр булды, зарланучы булмады. Сабантуй алдыннан артистлар Башкарма комитетка бәйрәмдә чыгыш ясарга һәм мәйданчык бирергә рөхсәт итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәрлеләргә бу артистлар болай ошагач, Башкарма комитет аларга рөхсәт бирде һәм мәйданчыкка урынны да тау битендә түгел, ә, үзләре теләгәнчә, тигез җирдә алдылар. Үзләре аркан суздылар һәм утыргычларны куйдылар. Алар чыгыш ясаган бөтен җирдә дә шулай булды. Беркем дә мондый гадәттән тыш хәл көтмәгән иде…

Башкарма комитет вәкиле сүзләренә караганда, иҗат төркеме җитәкчесе зыян күргән гаилә белән элемтәдә тора, аларга дәвалану өчен һәм компенсация түләргә әзер.

— Әлбәттә, Башкарма комитет та зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә әзер, — дип өстәде Волкова.

 

Фото kazanfirst.ru, мәгълүмат evening-kazan.ru сайтларыннан

 

Бәйле