Elvin Greyны нәрсәдә гаеплиләр? Җырчының Уфадагы чыгышы ни өчен шау-шу куптара?

-- Alfia

// Tatar today //

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейны Уфадагы бәйрәм концертында Сергей Приказчиков җитәкчелегендәге «Пицца» төркеме чыгышына вакыт калдырмауда – үзенә бирелгән вакыт аралыгыннан артыграк җырлауда гаеплиләр.

14 июнь Элвин Грей Уфада, “Сердце Евразии” фестивале кысаларында үтә торган Башкортстан республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган “Алга, Башкортстан”, дип исемләнгән бәйрәм концертында чыгыш ясый. Әлеге чарада төшерелгән фотоларны үзенең инстаграм битендә һәм вконтакте челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштыра.

Язылучылары арасында җырчыны үзенә бирелгән вакыттан озаграк чыгыш ясауда, «Пицца» төркеменә җырларга вакыт калдырмауда  гаепләп, комментарийлар калдыралар.

Озак та үтми, Элвин Грей инстаграм битендә Сергей Приказчиков белән төшкән фото урнаштыра. “Мир!” – дип яза ул фото астына. Биредә дә алдан әйтелеп үтелгән эчтәлектәге комментарий язучылар бар.

 

Фото һәм мәгълүмат Элвин Грейның инстаграм битеннән, ok.ru сайтыннан

Бәйле