Азат Фазлыев: «Шуннан бирле, туңдырмага исем китми»

-- Alfia

 // Tatar today //

Җырчы Азат Фазлыев Сабантуйда 48 туңдырма ашаган.

Азат Фазлыев үзенең инстаграм битендә элекке Сабантуйлар турында хатирәләрен яңарта.

“Безнең өчен Сабантуй хәзер эш көне, ә элек зур бер бәйрәм кебек көтеп ала идек. Алдан акча җыеп, киемнәрне әзерләп… Бер елны бәйрәмгә 50 сум акчам бар иде. Хәтерлисездер, элек Сабан туенда кибетләр – ул йөк машинасының арбасы иде. Туңдырма ел да булмый иде. Ә бөтен бала шуны көтә иде. Ул елларда суыткычлар булмаган, күрәсең. Эреп беткәнче, тартмасыннан гына сата иделәр. Әни ул елны жюри составында иде, трибунада утыра, ә мин киттем кибетләргә.” – дип башлый ул сүзен.

Нәтиҗәдә, Азат 1 сумнан 48 туңдырма алып ашый. Көн салкын булу сәбәпле, ул туңа. Әнисенә аны бер апа күтәреп алып килә.

“Шул килеш, 48 генә туңдырма ашый алганмын. Югыйсә калган 2 сумга тиясе икесе дә сыйган булыр иде. Шуннан бирле, туңдырмага исем китми.” – ди җырчы.

 

Фото һәм мәгълүмат Азат Фазлыевның инстаграм битеннән

Бәйле