Элвин Грейны Башкортстан башлыгының хатыны тәнкыйтьли, Радик исә бу хәлне башкача аңлата

-- Alfia

// Tatar today //

Элвин Грей үзенең инстаграм битендә Уфадагы чыгышы белән бәйле аңлашылмаучанлыкка ачыклык кертергә теләп, аңлатма калдыра.

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейны Уфадагы бәйрәм концертында Сергей Приказчиков җитәкчелегендәге «Пицца» төркеме чыгышына вакыт калдырмауда – үзенә бирелгән вакыт аралыгыннан артыграк җырлауда гаепләүләре хакында хәбәр иткән идек. Гаепләүчеләр арасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатыны да бар.

Бу хәлләрдән соң, Элвин Грей тыңлаучыларына әлеге концерт турында тулы мәгълүмат бирә. Соңга калып булса да, 14 июнь Уфада, “Сердце Евразии” фестивале кысаларында үтә торган Башкортстан республикасы оешуның 100 еллыгына багышланган “Алга, Башкортстан”, дип исемләнгән бәйрәм концертындагы чыгышы вакытында  килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга ачыклык кертергә теләве хакында әйтә ул.

“Концерт программасы, ни сәбәпледер, бик озакка сузылды. Безнең чыгыш вакыты 21:30 сәгатькә билгеләнгән  булса да, сәхнәгә 23:00 сәгатьтә генә чыгарга туры килде. Безгә беркем дә программаны “кисәргә” кирәклеге турында әйтмәде. Ничә җыр җырланачагы оештыручылар белән алдан ук килешенгән иде, без үзебезгә куелган шартларны үтәдек. Үземнең чыгышым белән башка артистларның вакытын алуымны концерт беткәч кенә белдем. Сергей(“Пицца”) чыгышының яртысын  гына калдырулары сәер хәл. Без Сергей Приказчиков белән бу хакта сөйләштек һәм бер-беребезне аңладык, дип уйлыйм. “Элвин Грей” төркеме чыгышыннан соң тамашачыларның таралыша башлаулары күренә. Сәхнәдә җырлаучы тамашачысыз калмасын дип, чараның төп оештыручысы программаны кыскарта. Ләкин халык барыбер китә. Бу вакыйкадан соң, гаепле кешене табарга кирәк иде, һәм ул кеше тиз табылды. Бу хәлләргә оештыручылар ачыклык кертерләр, дип ышанасы килә.” – дигән эчтәлектәге язма калдыра җырчы үзенең инстаграм битендә.

 

Фото һәм мәгълүмат Элвин Грейның инстаграм битеннән

Бәйле