Чаллыда мәктәп укучысы мәете табыла. Нәрсә булган?

-- Alfia

// Tatar today //

Чаллыда, ГЭС бистәсендә, 12 мәктәпнең арткы ишегалдында 16 яшьлек яшүсмернең мәете табылган.

Мәетне 17 июнь кичендә якынча 21: 00 сәгатьтә тапканнар. Аны мәктәп территориясендә күңел ачучы балалар күреп ала. Мәрхүм үзе бу мәктәптә укымаса да, ерак түгел яшәгән.

Билгеле булганча, яшүсмер тулы гаиләдә тәрбияләнә, психоневрология диспансерында исәптә тора, элек үз-үзенә кул салу турында уйлары була. Фаҗига урынында бернинди дә аңлатма язуы калдырылмый.

Тәндә көч куллану эзләре ачыкланмый. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла.

 

Мәгълүмат business-gazeta.ru 
Фото kazanfirst.ru сайтларыннан

Бәйле