Айгөл Зәйнуллина: «Бүген суд. Нәрсә бу?»

-- Alfia

// Tatar today //

“Болгар кызлары” төркеме солисткасы Айгөл Зайнуллинаның элекке ире балаларын урлап алып киткәнлеге турында язган идек. Айгөл үзенең инстаграм битендә бүген суд буласын хәбәр итә.

“Күңелдә сагыну хисе… Бүген суд. Элекке ирем анда килерме яисә тагын мәгънәсез сылтау эзләп табармы. Балаларны алып кайтмадылар, хәтта суд приставларының 6 көн эчендә балаларны Россиягә кайтарырга дигән таләбе дә элекке ирем өчен бернәрсә дә түгел. Балаларны урлап, башка илгә алып китте, ә үзе Казанда. Нәрсә бу? Ата кешенең мәхәббәте һәм кайгыртуымы? Нигә әни кешедән балаларын тартып алып, теләсә нәрсә эшләргә була? Һәр нәрсәнең чиге бар. Кемдер Алла бар ул, дигән иде. Ул барысын да күреп торадыр һәм барысын да үз урынына куяр, дип өметләнәм,” – ди Айгөл Зәйнуллина.

Айгөлнең язылучылары да моңа битараф калмый, әлбәттә, язма астында үз фикерләрен калдыралар. Алар арасында аның хезмәттәшләре дә бар.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев: “Айгөл дустым, кайгырма, бар да әйбәт булыр! Сез ирегез белән нинди генә мөнәсәбәттә булсагыз да, балалар әтисен дә, әнисен дә күреп үсәргә тиеш. Шуңа күрә син психолог, акыллы һәм сабыр бул. Бар да җайланыр, Алла теләсә”.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: “Барысы да яхшы булыр, Айгөл, бераз гына түз инде. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын”.

 

Мәгълүмат Айгөл Зәйнуллинаның инстаграм битеннән

 

 

 

 

Бәйле