Рөстәм Нәбиев: «Индирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, җитди сораулар барлыкка килде»

-- Alfia

// Tatar today //

Рөстәм Нәбиев үзенең инстаграм битендә тормышында булган хәлләрне, хис-кичерешләрен язып бара. Бу юлы да ул хатыны Индираның әти-әнисе үзен ничек кабул итүләрен сөйли.

 Рөстәм, чынлыкта, бер генә әйбердән — әти-әнисе Индираны үзе белән калырга теләү уеннан кире кайтырга күндерүләреннән курыккан. Һәр әти- әни дә балаларының мондый юлга баруларына риза булмас иде, ди ул.

«Минем бәлагә юлыкканымны белгәч, Индира шундук Омскига китә. Әтисе аны хуплый, ә әнисе беренче “ник барасың, син аңа ничек ярдәм итмәкче буласың,” дип әйтсә дә, соңыннан каршы килми».

Рөстәм дәваланган вакытта, Индираның әти-әнисе артык сораулар бирми. Рөстәм Индирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, сораулар барлыкка килә. Индираның әнисе: “Аларның балалары булырмы? Ничек һәм нинди акчага яшәрләр?” – дип борчыла башлый.

Ә Индираның әтисе шундук: “Бер-берегезне яратасыз икән, ничек без сезнең бергә булуыгызга каршы килик,» — дип әйтә. Әтисе үзенең мөнәсәбәтен гамәлләре аша белдертә. Мәсәлән, алар өйләнешкәч, Рөстәмгә арба белән өй буйлап хәрәкәт итәргә җайлы булсын өчен, ул ишекләрне киңәйтә һәм бусагаларны алып ата. Аннан соң алар кайткан төшкә, Рөстәм ишегалдына кадәр машинада керә алсын өчен, һәрвакыт капкаларны ачып куя икән.

Хатынының әти-әнисенә үзенең булыша алмавына эче поша Рөстәмнең, ярый акчалата булса да, ярдәм итә алам, ди ул.

“Акчаны да яхшы эшлим шикелле. Әнине июль аенда диңгезгә җибәрәм, 60 яшенә җитеп, аның анда булганы юк. Ә иң мөһиме: Индира минем белән бәхетле,” – дип тәмамлый язмасын Рөстәм Нәбиев.

 

Мәгълүмат Рөстәм Нәбиевнең инстаграм битеннән

Бәйле