Чаллыда ике ана опекадан малайларын балалар йортына урнаштыруны үтенә. Ни өчен?

-- Alfia

Чаллыда ике ана опекага улларын балалар йортына урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче ике 40 яшьлек хатын-кыз авыр холыклы яшүсмерләрне дәүләт учреждениеләренә тапшырырга карар иткән.

Автошәһәр башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Роза Гернер сүзләренә караганда, алар бу гамәлләрен ата-аналар бурычларын үти алмаулары белән аңлаткан. 12-13 яшьлек малайлар дорфа, начар укыйлар, өй эшләре белән шөгыльләнүдән баш тарталар. Ата-ананың дуслары белән очрашуны тыю һәм компьютерны өзүгә җавап итеп өйдән качып чыгып китә башлаганнар.

Хатын-кызлар яшүсмерләрне тәрбияләп бирсәләр, аларны янә өйләренә алырга әзер дип белдергән. Чаллы опека бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, ул мондый мөрәҗәгатьләр белән беренче тапкыр очраша.

 

Мәгълүмат:  tatar-inform.tatar

Фото: classlocator.ru

Бәйле