Татарстан туристлары белән авариядә кем гаепле соң?

-- Лейла

Кичә кичен, 14 июльдә  Башкортстанда Татарстан туристлары белән авариягә юлыккан автобус йөртүчесе моңа кадәр күп тапкырлар тизлекне арттырган өчен җаваплылыкка тарттырылган булган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә  төбәк җитәкчесе радий Хәбиров хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, шоферлар  сыйфатын контрольгә алырга кирәк. 

“Шоферлар сыйфаты контроле безнең илдә бүгенгәчә начар хәлдә. Авариягә очраган Яр Чаллы водителе дә тизлекне арттырганы өчен 18 (!!)  тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган. Кызганычка каршы, бездә бер санкцияләр дә юк. Әлеге шоферга дә кешеләр үз гомерләрен ышандырган, ләкин ул, көчле яңгырга карамастан, тизлеген акрынайтмаган…” – дип яза Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, куркынычсызлык каешларын каптырмаган пассажирлар үлгән.
“Сыйфатсыз автобуста йөрү үлем белән уенга тиң. Бәрелүдән соң аның сиденьелары өзелеп очкан, пассажирларның бу очракта исән калулары, әлбәттә, икеле…” – дип билгеләгән Радий Хәбиров.
Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, авария вакытында автобус йөртүчесе аек булган.
Автобус пассажирлары бер берсен яхшы белгән. Алар йөк ташулар белән шөгыльләнүче компаниядә эшләгән. Узган ялларда коллегалар бергәләп данлыклы  Шүлгән-таш янында  салларда йөзәргә дип Бөрҗән районына барган. Юл һәлакәте Татарстанга кайтканда була.

Чыганак: bash.news

Бәйле