“ЯҢА ЙОРТКА ПРОЕКТ АНДА ЯШӘЯЧӘК КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕП ЯСАЛА” — архитектор-төзүче ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВтан йорт салу киңәшләре:

“ЯҢА ЙОРТКА ПРОЕКТ АНДА ЯШӘЯЧӘК КЕШЕЛӘРНЕ ӨЙРӘНЕП ЯСАЛА” — архитектор-төзүче дустыбыз ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВ үзебез теләгәнчә йорт салу киңәшләрен бирә:

 – Без уңайлы итеп планлаштырылган матур йортлар проектлыйбыз һәм төзибез. Бу язмада без проектлаштыру турында сөйләшербез һәм реаль үрнәкне карарбыз.

Шәхси йорт төзелеше ике этаптан тора. Беренче этап — проект. Икенче этап —  бу проектны тормышка ашыру, ягъни төзелеш. Бүгенге көндә бездә проектлау культурасы артта калган һәм күпләр бу этапны бәяләп бетермиләр. Аларга, интернетка кереп, типовой сызым яки гади картинаны күчермәсен алсаң,  проект әзер кебек тоела, ләкин мондый вариант  барысы өчен дә туры килми, чөнки кешеләр төрле. Һәр кешенең үзенең теләкләре һәм өстенлекләре бар, ә иң мөһиме — һәр кешенең бюджеты төрлечә.

Проектлаштыруны мин өч этапка бүләм. Беренче этап — генераль план.  Кызыл линия һәм күрше төзелешләр өчен араны исәпкә алып, участокта  алдан планлаштырылган корылмалар куябыз. Участокка керү юлын, йорт, гараж, мунча, беседканы кайда урнаштырачагыбызны, скважина кайда булачагын карыйбыз.

Икенче этап — планлаштыру. Йорт анда яшәячәк конкрет кешеләр өчен  проектлаштырыла, шуңа алар турында барысын да белергә кирәк. Беренче чиратта — бюджет, чөнки проектлаштыру белән генә эш бетми, аны тормышка ашырырга, төзергә, ахырына кадәр җиткерәсе бар. Бу йортта күпме кеше яшәячәге дә,  аларның теләкләре дә мөһим. Мәгълүмат җыйганнан соң, планлаштыру эшен башлыйбыз. Якынча планлаштырганнан соң соңгы этапка күчәбез. Йортның тышкы күренеше, стиле, төзелеш материалын карыйбыз.  Төзетүче (заказ ясаучы) теләге буенча икенче яктылык, камин, зур балкон карала.

Реаль үрнәккә игътибар итик. Әлеге объектта гараж, мунча һәм йорт өчен фундамент салынган . Фундамент булу эшне кыенлаштыра, чикләнгәнлек барлыкка килә. Эшкә керешкәнче без бюджет, анда яшәүчеләрнең саны һәм ихтыяҗлары турында мәгълүматлар алдык. Фундамент зурлыгы 9,3м һәм 11, 5м.

Икенчедән, яктылык мәсьәләсе, аның кайсы яктан төшүен исәпкә алырга кирәк. Зур тәрәзәле бүлмәләрне көньякка планлаштыру яхшырак, чөнки ул безгә кояштан өстәмә җылылык һәм яктылык бирә. Шуңа күрә кунак бүлмәсен көньякка урнаштырабыз. Стеналарның мәйданын алып ташлаганнан соң 41квадрат метр килеп чыга. Биредә кунак зонасы, кунаклар өчен аш өстәле, камин, баскыч булачак.

Заманча интерьерларда популяр күренеш булса да, без аш бүлмәсе белән кунак бүлмәсен берләштермәдек. Проектлаштырганда чынбарлыктан чыгып эш итәргә кирәк. Ни дисәң дә, безнең халык еш һәм бөтен гаилә өчен аш әзерли, ягъни кухня тулысынча тиешле дәрәҗәдә кулланыла. Кунак бүлмәсенә аш исе үтеп кермәсен өчен, аны изоляцияләү яхшырак. Хәтта иң заманча вентиляция системасы да исләрне тулысынча юкка чыгармый. Аш бүлмәсен без сул якка урнаштырдык, чөнки уң якта койма. Савыт-саба югычны тәрәзә каршында урнаштырырга планлаштырабыз. Кухнядан соң санузел, йокы бүлмәсе — уң якта. Мөмкинлек булса, йокы бүлмәсен беренче катта урнаштыру яхшырак, чөнки кеше картая, баскычтан күтәрелү кыенлаша.  Шулай итеп, беренче катны якынча планлаштырдык, икенче катка күчәбез.

Беренче катта санузел һәм ике йокы бүлмәсе ясарга була иде. Әмма заказчы зур балкон теләде, ә безнең тамбур һәм котельный юк. Шуңа күрә без  2,5 метр киңлектәге янкорма ясарга карар иттек. Без болдыр, тамбур, котельныйны-беренче катта, ә икенче катта зур терассалы балкон ясадык. Хуҗалар икенче катның түшәменең бер өлеше горизонталь рәвештә булуын  теләде, ягъни астан караганда идән эленеп тора кебек күренергә тиеш иде.

Бу мәсьәләне хәл итүдә инженер-проектлаучы Линар Шәрәфетдинов түбәндәге киңәшләрен бирде.

– Төп бурыч булып, консоль плитәне проектлаштыру тора иде. Аны хәл итүнең 3 мөмкинлеге бар.  Беренчесе – бетон белән түшәлгән
плитәләргә урнаштырылган ике катлы балкалар, икенчесе — монолит тимербетон,  өченчесе – каплагыч җыелма плитәләр. Һәр ысулның үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бар. Әмма төп критерий булып төзелеш вакыты торды, шуңа күрә тимербетон сайланды. Тагын бер проблема килеп чыга: гадәти җыелма плитәләр мондый авырлыкка исәпләнмәгән. Гадәти очракта стеналар ике яктан була, ә безнең очракта стеналар ике урыннан йомшартылган һәм концол участогы барлыкка килә. Шуңа күрә исәп-хисап ясалып, арматура һәм сызымнар сайланды. Без җитештерүче заводка мөрәҗәгать иттек. Шул рәвешле профессиональ якын килү һәм инженер хисабы теләсә нинди кызыклы архитектура чишелешләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Соңгы планировка барлык килешүләрдән соң түбәндәгечә булды: вентиляция каналлары кухняда, санузелларда, котельныйда һәм һәр йокы бүлмәсендә каралды.

 

Илфат Җамалдинов дәвам итә:

– Соңгы этап – йортның тышкы кыяфәте. Башта без йортның формасы, пропорцияләре  белән эш итә алмый идек. Күп кенә вариантларны карап чыкканнан соң, без стенасы 2 метр биклектә, түбә авышлыгы 20 градус, кәрнизләре 60 см булган мансардалы (чарлаклы) йортка тукталдык. Йортның тышлыгы өчен заказчы классиканы сайлаган, ягъни салам төсендәге кирпеч  һәм гадәти шоколад. Проектлаштыру этабында ук тышлыкның йортка туры килү-килмәвен карарга кирәк. Монда безгә 3 DS MAX заманча модельләштерү коралы ярдәмгә килә. Без төп төс итеп салам төсен, аның иң ачык вариантын, читләре өчен ике кирпеч киңлегендә шоколад төсен сайладык. Нәрсәдер җитми кебек. Төрле вариантларны караганнан соң үзәкне һәм тәрәзә тирәсен шул ук кирпечтән башкарырга булдык. Уң, сул һәм арткы фасадларда тәрәзәләрне әйләндереп алдык, төп фасадның үзәк өлешен һәм почмакларын 2,5 сантиметрга чыгарып эшләдек. Бу безнең йортка күләм һәм массивлык бирде. Иң мөһиме – заказ бирүче эштән канәгать калды.

Проект – архитектор һәм заказ бирүченең иҗади эше. Шәхси проект — сезнең үлчәмнәрне исәпкә алып, сез теләгән материалдан, төсләрдән заказга тегелгән костюм ул, ди Илфат.

Архитектор-төзүче дустыбыз ИЛФАТ ҖАМАЛДИНОВ кулай бәягә, нормаль бюджетка матур, сыйфатлы, без теләгән йорт сала. Төзегән реаль йортларын Инстаграм битенә @ilfat_zamaldinov куеп бара. @ilfat_zamaldinov кереп карагыз, үзенә сораулар языгыз. Кардәшебез һәр сорауга ашыкмыйча бу мисалдагы кебек аңлатып җавап бирергә әзер! Илфатның аңлатуы үзебезгә дә ошады, өй түзү буенча укучылардан сораулар килүгә @ilfat_zamaldinov ка язачакбыз!

Бәйле