Винарис Ильегет: «Гаиләм юк, дисәгез, ул миндә…»

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Җырчы Винарис Ильегет “Туган тел” телеканалы һәм “Йолдызлы хит-парад” концертлары белән озын гастрольләргә кузгалды. Без җырчы белән элемтәгә кереп, мондый ерак сәфәрләрдә үзен ничек хис итүен, авырлыгы кыенлыклар тудырмыймы икәнлеген белештек, шәхси тормышы турында сораштык.

 – Винарис, озын гастрольләргә йөрисез, авырлыгыгыз комачауламыймы? Бар җиргә дә ничек өлгерәсез?

– Кайда гына барсам да, озын гастрольләрме, кыскамы, авырлыгым беркайчан да комачауламый. Миңа аның белән уңайлы, үземне яхшы хис итәм. Ә ничек барысына өлгерәм? Чөнки минем яшисем, тыңлаучыларымны үземнең иҗат белән таныштырасым, шатландырасым килә.

View this post on Instagram

#чиялектэ #винарисильегет #винариспевец #винарисжырчы #винарисведущий #благоедело #вместемысила #йолдызлыхитпараднатеплоходе #татарскаяэстрада #татарэстрадасы #звездыбашкирскойэстрады #звездытатарстана #звездытатарскойэстрады #тнв #янагасыр #майданказань #телеканалмайдан #тт #тугантелтелеканалы #тугантелканалы #болгаррадиосы #Татарстан #казань #башкирия #уфанет #уфа #поможемвсеммиром #жырчылар #певцытатарстана #певцыбашкирии

A post shared by Ведущий свадеб Казань (@vinaris_ilyeget) on

– Ябыгыр өчен кайчан да булса диеталар тотканыгыз булдымы?

– Әйе, бик күп диеталар тотып карадым, ләкин хәзер тотасым килми, миңа болай да рәхәт, мине яраталар һәм миңа бу ошый.

– Таза кеше, игелекле була диләр, килешәсезме?

– Әйе, шундый халык әйтеме дә бар бит. Мин үземне бик игелекле дип әйтә алмас идем, ләкин күпләр мине шундый ди. Моны кешеләр әйтергә тиеш, мин түгел.

– Вадим Захаров интервьюларында Сезнең аннан тазарак булуыгызны еш искә ала. Сез моңа ничек карыйсыз? Вадим Захаров белән Сез танышмы?

– Без Вадим Захаров белән таныш, яхшы аралашабыз. Әйе, “алай да сәхнәгә чыкты әле”, дип, ул минем турда еш әйтә. Ләкин хәзер Вадим авырлыгы буенча мине куып бара. Ул үз өстендә эшләгәнен дә беләм. Афәрин, алга барсын.

Шәхси тормышыгызны интернетта ник күрсәтмисез?

– Шәхси тормыш дип Сез нәрсәне әйтәсез? Интернетта булган бар әйбер – минем шәхси тормышым: концертларым, әнием, дусларым. Гаиләм юк, дисәгез, ул миндә генә түгел, күпләр гаиләсез. Гаиләсе булганнарның барысын да бәхетле дип атап булмый.

– Яраткан кешегез Сезне “фанатка”ларыгыздан көнләмиме? Гастрольләргә тыныч күңел белән җибәрәме?

– Яратканым бер дә көнчел түгел, мин иҗатымны аңлаган кеше белән генә була алам. Фанаткалар күп булуына ул сөенә генә. “Молодец син минем”, ди. Гастрольләргә дә һәрвакыт тыныч күңел белән җибәрә. Минем иҗатка багышлар вакытым булса да, аның янында булсам да, сөенә генә.

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий