Тарих фәннәре кандидаты Татарстанның Аксубай районында табылган кеше калдыклары турында сөйли

-- Лейла

ООО “Прикладна археология” директоры, тарих фәннәре кандидаты Константин Истомин Татарстанның Аксубай районы Иске Кыязлы авылы янында табылган кеше калдыкларын өйрәнүгә күпме вакыт кирәк булачагын сөйләде.

“Фәнни отчет, гадәттә, ел дәвамында языла.Ләкин сөякләрне ел- бер ел ярым да тикшерә алалар»,-дип хәбәр итте Истомин. Казанда бу эшне башкара ала торган квалификацияле антропологлар бар, дип тә белдерде.

«Сөякләрнең кайсы чорга караганын без инде белдек, бу  — X-XIV гасыр, бу инде бернинди башка ысуллар белән дә үзгәртелә алмый», — дип сөйләде археолог.

Ул шулай ук Иске Кыязлы каберлеге гадәти мөселман зираты булуын да әйтте.

Татарстанның Аксубай районында табылган каберлекләр археологик мирас объекты дип танылган.

Чыганак : Реальное Время 

Бәйле