Башкортстанда яшәүче ир-ат әнисен вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә

-- Alfia

Стәрлетамак районара тикшерү бүлеге «кеше үтерү» маддәсе буенча Башкортстанда Гафури районының 41 яшьлек кешесенә карата җинаять эше кузгаткан.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә «Башинформ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, 16 июльдә хокук саклау органнарына Башкортстанда Гафури районының бер авылы йортында көч кулланып үтерү билгеләре булган 62 яшьлек хатын-кызның мәете табылу турында хәбәр килгән.

Бу көнне зыян күрүченең улы үз әнисенә балта белән ташланган. Ул аның башына балта белән суга һәм җеп белән буып үтерә. Стәрлетамакта яшәүче зыян күрүченең ике кызы әнисе өчен борчыла, чөнки үтерү көнендә ул аларга кунакка килергә тиеш була. Үле гәүдәне аның кызлары таба. Әнисен үтергәннән соң, ир-ат качарга тырышмаган, җинаять урынында калган.

«Сорау алу барышында ир гаебен таный, әмма үз мотивларын аңлата алмый. Хәзерге вакытта ул тоткарланган. Тикшерүчеләр кылынган җинаятьнең барлык шартларын да билгели, гаепләнүчегә карата суд психологик-психиатрия экспертизасы үткәрү планлаштырыла», — дип хәбәр иткәннәр Башкортстан буенча Тикшерү комитетында.

 

Мәгълүмат: bashinform.ru

Бәйле