«Йолдызлы хит-парад»ның җырчылары һәм кайларга баруы билгеле

-- Гузель

//Tatar today//

Шушы көннәрдә Винарис Ильегет Пермь краенда гөрләтеп концертлар куеп йөри. Ул “Йолдызыл хит-парад” катнашучылары белән Сабантуй мәйданнарын шаулата.

Концертта Гүзәл Асылбаева, Ләйсән Мәхмүтова, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Мөнир Рахмаева, Рамил Закиров һәм Римма Никитина катнаша.

25 июльдән концертлар Башкортстанда дәвам итәчәк.

25 июль – Албай

26 июль – Иске Калмаш

27 июль – Калмашбаш

28 июль – Рәжәп

29 июля Таулар

Октябрь аеннан “Йолдызлы хит-парад”, киңәйтелгән состав белән, Татарстан районнарына кузгалачак.

 

Сүз уңаеннан, бу проектны оештыручы да нәкъ менә Винарис Ильегет. «Йолдызлы хит-парад» турында ул болай дип сөйләгән иде: «Бу бик көчле, кызыклы, яңа сулышлы проект. Ул 3 ел элек оешкан иде, аннары бераз туктап торды. Хәзер исә без яңадан ныклап эшли башладык».

 

 

Бәйле