Әнисенең үле гәүдәсен баздан таба

-- Лейла

Тәтешле районы Югары Балтач авылында иртә белән 14 яшьлек үсмер әнисенең өйдә булмавына нык гаҗәпләнгән.

Иркенләп чәй эчеп утырган әтисе исә улын тынычландырмакчы булып, аның эш буенча чыгып китүен әйтә. Ләкин сизгер бала күңеле моңа ышанмыйча, әнисен эзли башлый һәм базда аның үле гәүдәсенә тап була.
Коты алынган үсмер, энесен чакырып алып, күршеләренә йөгереп керә һәм барысын да сөйләп бирә.
Полиция чакыртканнан соң, кире күрше апасы белән кереп, үтерүчене өйдә бикләп куялар. Ләкин ир тәрәзә аша чыгып кача.

Хокук сакчылары аның эзенә тиз төшкән. Җинаятьнең сәбәбе — алкоголь һәм көнләү.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле