Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 2 ел

-- Alfia

// Tatar Today //

2017 елның 27 июлендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи арабыздан китеп барды. Аңа 57 яшь иде. 

Хәния Фәрхи халыкка «Әлдермешкә кайтам әле», «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә», «Онытылыр, димә», «Казан кичләре», «Кышкы чия» җырлары белән танылды. Аның репертуарында 300дән артык җыр бар. Җырчы тамашачысына һәрвакыт рәхмәтле булды. «Тамашачы концертка җыр тыңларга килә, рухи көч туплар өчен килә. Аларның һәрберсенең күзенә карыйм да, рәхмәт сиңа, дим», дигән иде ул Азатлыкка.

Ә җырчының үзенә бәясе гади булды. «Бүген ир хатыны, бала анасы булып тулы тормыш белән яши торган җырчы. Беркайчан да тамашачы алдында мескен җырчы булырга теләмим. Горур булып чыгасым килә. Матди яктан да, гаилә ягыннан да ул мине кызганмасын», дигән иде парашют белән сикереп җырлый-җырлый төшәргә, «Чибәрлек салоны» ачарга, «Җыр театры» бинасы төзергә, татарча мюзикл куярга хыялланган Хәния Фәрхи.

 

 

 

 

Бәйле