Кем ул Идел Нургалин? Elvin Grey, Әнвәр Нургалиевлар артыннан Башкортстаннан Татарстанга яңа җырчылар килә

-- Гузель

//Tatar today// Гүзәл Гыйбадуллина//

Tatar today эстрадада танылып килүче җырчылар белән танышуын дәвам итә. Бу юлы без Башкортстан җырчысы Идел Нургалин белән аралаштык. Күптән түгел Идел Татарстан тамашачысына беренче клибын тәкъдим итте һәм Татарстан халкы белән күрешү, танышу теләге барлыгын җиткерде.

Идел, иҗат белән ныклап шөгыльләнүгез ничек башланды?

– Иҗатымны 2008 елда Уфа сәнгать училищесында укыганда башладым. Ул вакытта «Рәхмәт әти, әни» дигән беренче җырымны ижат иттем. Әлеге җыр белән “Гәлсәр сандугач” телефестивалендә лауреат исемен алдым.

Сезгә җырлау якынракмы, әллә алып барумы? Ниндидер үзенчәлекле чаралар алып барырга туры килгәне бармы?

– Мин профессиональ баянчы, җырга укымадым. Бала чактан җырлагач, әти-әни моңлы булгач, җырлап киткәнмендер. Әммә бер концертымны да баянда уйнамый үткәрмим. 2013 елдан мәҗлесләр дә алып бара башладым. Җыр барыбер якынрактыр. Үзенчәлекле чаралар алып баруга килсәк, туй, юбилейлар, корпоративлардан тыш, башка чаралар алып баруга ризалашмыйм.

Гаиләгез бармы?

– Әйе, гаиләлемен. Тормыш иптәшем Ирина белән Айдар исемле ул үстерәбез. Ирина белән студент чактан дуслашып йөрдек һәм 2013 елда өйләнештек.

«Ярларыгыз ятка калмасын» клибын төшергәндә кызыклы яки көтелмәгән хәлләр булдымы?

– Бу клип Казандагы беренче иҗат җимешем. Съемкаларга бик дулкынланып барган идем, әммә барсы да җиңел үтте. Төшерүче команда, актерлар үз эшләренең остасы булулары бик ярдәм итте. Тик ресторанда төшерәсе кадрларны бер кафеның барында төшерергә туры килде. Ресторанда алдан әйтелгән урыннар сакланмаган иде.

Ялгышмасам, быел бишенче сезон концертларыгызны оештырдыгыз. Татарстанда да концертларыгызны планлаштырасызмы?

– Әйе, үземнең концертларымны 2015 башладым, хәзерге вакытта бишенче программам белән гастрольләрдә йөрим. Әлбәттә, Татарстан тамашачысы белән дә күрешәсем, танышасым бик килә.

Бәйле