Казанда ире хыянәтче хатынын бау белән буып үтерә

-- Лейла

1 август төнендә Казанның полиция кизү частенә бер  ир шалтыратып, яңа гына хатынын үтерүен әйтә һәм  адресын хәбәр итә.

Әлеге урынга килгән полицейскийлар йортта 27 яшьлек хатынның мәетен таба. Аның 38 яшьлек ире фаҗига алдыннан гаилә җәнҗалы булуын сөйли. Шул ук вакытта кичен хатыны тормыш иптәшенә сөяркәсе янына китүен белдерә. Ярсыган ир хатынын буып үтерә. Шуннан соң полициягә шалтырата.

Хәзер инде ир-атка карата «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле