Яшел Үзән районында машина йөртүче коймага бәрелгән һәм хастаханәгә эләккән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
3 август Васильево бистәсендә 1.00 сәгать тирәсендә 15нче модельле «Лада» йөртүчесе Леваневский урамында мәчет янындагы торак йортның коймасына килеп бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar