Көннәр кайчан җылытасы билгеле булды

-- Лейла

Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә, 6 августта, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Төнлә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..+16 градустан югары булмаячак», — диелгән хәбәрдә.

7 августта төнлә 6 градустан 12 градуска кадәр җылы булачак, ә максималь температура 7 августта көндез +14…+19 градустан югарырак булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә.

8 августта көндез +19…+24 градус җылы булачак. Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле