Илсөя Бәдретдинова: «Ситуация контрольдән чыкты…»

-- Лейла

Илсөя авылда уртанчы апасында кунакта булган. Алар әтиләренең еллыгын уздырганнар. 

«Тормыш гөрли монда. Табын бер дә җыелып тормый. Балаларны җыйдым да үземчә тәртип ясыйм, имеш. Мин әйтәм, эшләп ашыйбыз: «Кем чүп түгә, шуңа — 10 сум, кем савытлар юа — аңа да 10 сум!»

Беренче көнне бик рәхәт үтте үзе. Чүп түгелгән, савытлар юылган. Менә икенче көннән бу бизнесменнар кызып китте бит. Бер кыяр әрчеп чүбен пакетка салалар да, трактор арбасына чыгарып түгәләр. Чүп тә калмады, пакет та… бәрәләр генә… 10 сум да 10 сум.

Хәзер чәй эчәргә утырсам да яныма тезелешеп килеп басалар. Минем чәшкене өстәлгә куйганны көтеп кенә торалар… Чәемне дә эчеп бетерә алмыйм. Юалар… 10 тәңкә бит ул!

Ситуация контрольдән чыкты…» — дип язган ул инстаграмында.

Бәйле