21 яшьлек кызны коллыкта тоткан хатын һәм аның улы тоткарлана

-- Лейла

 Кемерово авылында яшәүчеләр 21 яшьлек кызны берничә ай дәвамында коллыкта тотканнар.

Җинаять 2015 елда булган, әмма шикләнелүчеләрне хәзер генә тоткарлыйлар.

Тикшерү версиясе буенча, 2015 елның җәендә 58 яшьлек хатын һәм аның 27 яшьлек улы шәһәрдән билгеле бер яшәү урыны булмаган кызны үз өенә алып килгән. Ул аларның хуҗалык эшләрен эшләргә  риза була. Түләү гади — туклану һәм кием-салым.

Әмма моның урынына аның телефон һәм документларын алалар. Эшләргә мәҗбүр итәләр, шулай ук кыйныйлар.

2015 елның ноябрендә кыз күршеләре белән сөйләшеп, коллыкта кешелексез шартларда тотулары турында сөйли ала.

Өйгә полиция килеп җиткәч, шикләнелүчеләр качарга өлгергән. Аларның эзенә хәзер генә Иркутск өлкәсендә төшә.

Тиздән алар суд каршына басачаклар.

Чыганак: nk-times.ru

Бәйле