Татар пилоты 233 кешенең гомерен саклап калган

-- Лейла

«Урал авиалинияләре»нең Мәскәү — Симфереполь рейсы буенча очучы А-321 самолеты гадәттән тыш хәлгә юлыккан.

Мәскәү артындагы Жуковское окраинасы Рыбинское авылы янындагы кырга самолет кичекмәстән төшеп утырырга мәҗбур булган. Бу хакта  РИА Новости хәбәр итте.

Һавага күтәрелгәннән соң, самолетның двигателенә кош эләккән һәм яна башлаган. Бортта 234 кеше булган, аларның җидесе экипаж әгъзалары.
Пассажирларны кичекмәстән самолеттан төшергәннәр. Ун кеше зыян күргән, аларның өчесе — балалар. Бәхеткә, авыр тән җәрәхәтләре алучылар юк. Пилот Дамир Юсупов вакытында тиешле карар кабул итү нәтиҗәсендә, 233 кешенең һәм үзенең гомерен саклап калган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле