Башкортстандагы коточкыч юл һәлакәтендә йөкле хатын-кыз һәлак була

-- Alfia

15 августка каршы төндә Башкортстанның Белорецк районындагы юл һәлакәтендә 38 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлләр буенча региональ дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, машина йөртүче хатын-кыз йөкле булган.

Элегрәк «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булган хатын-кыз BMW-325 машинасына юл бирми.  Бәрелүдән икенче чит ил машинасының двигателе яна башлый. Хастаханәгә дүрт кешене: 18 яшьлек «БМВ» пассажирын, «Нексия» шоферының 23 яшьлек ирен һәм аның 12 яшьлек кызын алып китәләр.

Хәзер дәүләт автоинспекторлары үлемгә китергән һәлакәтне тикшерә.

 

Мәгълүмат:  bashinform.ru

Бәйле