Крокодил 10 яшьлек малайны көймәдән сөйрәп төшерә һәм йота

-- Лейла

Филиппинда 10 яшьлек малайны крокодил йоткан. Малай ир һәм кыз туганнары белән көймәдә йөзгән булган. 

Көтмәгәндә крокодил һөҗүм иткән һәм баланы көймәдән сөйрәп төшереп, су астына алып киткән. Малайны әтисе эзләп караган, тик таба гына алмаган. Баланың калдыкларын җирле балыкчы бер сазлыктан тапкан.

Малайга һөҗүм иткән ишкәкле (гребнистый) крокодил планетада иң зур ерткычлардан санала, аларның озынлыгы 7 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий