Актанышта кеше гомере өзелүгә китергән һәлакәт

-- Alfia

Татарстанда 51 яшьлек мотоциклчы, зур тизлектә юлдан чыгып китеп, елгага төшеп киткән һәм һәлак булган. Байкерның мотоцикл йөртергә хокукы булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

«18 августта 11 сәгать 30 минутта Актанышның Ленин урамында 51 яшьлек мотоциклчы, башлангыч мәгълүматлар буенча, теркәлү узмаган мотоциклга руль артына мотошлемсыз утырган. Аның идарә итүгә хокукы булмаган. Тиешле тизлекне сайламаган һәм елгага төшеп киткән», — диделәр республиканың ЮХИДИ идарәсендә.

Ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.

 

Мәгълүмат:  tatar-inform.tatar

Бәйле