Гаилә бер көндә ике баласын югалта

-- Лейла

25 һәм 22 яшьлек апа белән сеңел су кергәндә, берсе икенчесен коткарам дип, икесе дә су астына китә.
Берсе икенчесен коткарырга тырышкан да соң…

25 һәм 22 яшьлек апа белән сеңел су кергәндә, берсе икенчесен коткарам дип, икесе дә су астына китә. Бу фаҗига шушы көннәрдә Ставрополь краеның Киевка авылы янындагы күлдә була.
Алар гаиләләре белән күл буена ял итәргә, су коенырга барган була. Күлдә йөзүче кызларның берсе кинәт бата башлый. Моны күреп калган сеңлесе апасына ярдәмгә ташлана, кызганычка каршы, ярдәм итә алмый. Секунд эчендә аларның икесе дә су төбенә китә.
Коткаручылар хезмәте хәбәр итүенчә, ике кыз да көчле агымга карша тора алмаган. Нәтиҗәдә, гаилә бер көнне ике баласын югалта.
Җәмәгать, әлеге хәл су буенда кечкенә балаларга гына түгел, өлкәннәрнең дә бер-берсенә игътибарлы булырга тиешлеген тагын бер кабат дәлилли.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле