Миңа 35 яшь. Моннан нәкъ җиде ел элек, каенанамның явызлыгына чыдый алмыйча, декабрьнең салкын бер көнендә яшь ярымлык баламны күтәреп, ирем йортыннан чыгып киттем. Ул, без ишектән чыкканда, идәнне себерке белән себереп, арттан: “Башыгыз бетсен, балаң машина астына тапталсын”, – дип карганып калды. Төште аның каргышы… Ләкин миңа да, балама да түгел, ә үз малаена, ягъни минем иремә. Бер ай хастаханәдә ятты.
Яныннан китеп тормадым. Бик карадым. Аннан соң, атна саен авылга кайтып, аягындагы җәрәхәтен чистартып бәйли, мунча кертә идем. Шулай итеп дүрт ай буе ике арада йөрдем. Әле ярый, авыр чакларда хәлемә керердәй дусларым, күршеләрем булды. Баланы мин югында алар карап торды. Анда да каенана: “Минем малайга хатын кирәкми, нәрсәгә кайтадыр”, – дигән сүз ишеттерде. Миңа ул вакытта 29 яшь иде. Яшьлегем бар, кеше күзе төшмәслек тә түгелмен. “Ир хакы’’ дип йөрдем бит мин. Авырлык килгәндә, бер-береңә таяныч та булмагач, нәрсәгә дип гаилә корырга соң?
Мин ул йортка кире әйләнеп кайтмадым. Ләкин без араны өзмәдек. Ирем гел яныбызга килеп йөрде. Гомер уза инде, бәлки, кире ирем янына кайтырбыз дип, мин балага уздым. Анда да каенанам явыз телләреннән туктамады. Ирем белән яшәтмәвенең сәбәбен аңладым — малаен башка хатын белән янәшә күз алдына китерә алмый, көнләшә ул.
Икенче балама туу насыйп булмады. Шуннан бирле җанымның бер чите китек. Авыр, бик авыр миңа. Ә гомер уза… Үткән көннәр кире кайтмыйлар.
Чыганак: Сөембикә журналы
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
