Коточкыч хәл: ир-ат 7 яшьлек оныгын йөзәргә өйрәткәндә батыра

-- Alfia

Алтай краенда картәтисе җиде яшьлек оныгын йөзәргә өйрәтү өчен елга буена алып килгән.

Ул аны, көймәгә бәйләп, елгага ыргыткан, бала судан үзе йөзеп чыгарга тиеш булган. Бервакыт көймә әйләнеп киткән һәм малай суда тончыккан.
Бу вакытта картәти исерек булган. Аңа карата «саксызлык буенча үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Эчкән кеше баланы түгел, үз-үзен дә карый алмый, югыйсә. Балаларын аңа ышанып тапшырган ата-ананың хәлен күз алдына китерү дә куркыныч.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле