Бала тапкан хатын үлгәч, табиблар операционнаядан качышып бетәләр

-- Лейла

Ставрополь краеның Курсавка поселогында бала тапкан хатын операция өстәлендә үлгән, дип хәбәр итә “Кавказ пост” порталы.

Басма мәгълүматы буенча,  24 яшьлек хатын кесарево кисеме ясаганда күп кан  (имеш, 1,5 литр) югалту сәбәпле үлгән.
Мәрхүмәнең туганнары табибларны хатынга икеләтә промедол дозасы кадаганнар һәм реанимация бүлегендә ялгызы калдырганнар дигән фикердә.
Mash телеграм-каналы исә медиклар йөкле хатын үлгәч операционнаядан качышып беткәннәр дип яза. 72 яшьлек акушер-гинеколог Евгения Уманская кан басымы күтәрелгәнгә китүен әйтә, тагы бер табиб Эсет Бузуртановага ашыгыч рәвештә ире  өйгә кайтырга кушкан.
Әйткәндәй, йөкле хатынның үләр алдыннан хәле начарайган була.
Дәваханәдә кислород маскасы да ватылган. Мәрхүмәнең сабые исән-сау.
Бу вакыйганы әле Русиянең Тикшерү комитеты өйрәнә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru

Бәйле