Яман шеш белән авыруын турындагы имеш-мимешләрдән соң Заворотнюк беренче тапкыр элемтәгә чыга

-- Лейла

Актриса Анастасия Заворотнюк, авыруы турында имеш-мимешләр пәйда булганнан соң, беренче тапкыр телефон аша киңкүләм мәгълумат чаралары белән элемтәгә чыккан.

«КП-Екатеринбург» хәбәр иткәнчә, ул хәзерге вакытта нинди дә булса чараларда катнаша алмый. Шул ук вакытта басма Заворотнюкның сәламәтлеге турындагы сорауга җавап бирүдән баш тартуын билгели. Шулай ук газета актрисаның тавышы «бик авыру кешенеке кебек» яңгыравын да яза.

Узган ел 47 яшьлек Заворотнюк бәби тапкан, бу аларның ире Петр Чернышев белән көтеп алынган кызы. Киңкүләм мәгълумат чаралары Анастасия Заворотнюкның бәби тапканнан соң авырып киүен, аңарда яман шеш булырга мөмкинлеген яза.

Шул ук вакытта басма Заворотнюкта башка чир, үз вакытында җырчы Жанна Фрискене үтергән глиобластома, дип хәбәр итә. Куркыныч фикерләргә хәлләрнең охшашлыгы да этәрә: Жанна ЭКО нәтиҗәсендә бала тууга ук авырып киткән булган. Ничек тә яраткан иренә варисны мөстәкыйль рәвештә табарга хыялланган Заворотнюк та бу процедурага мөрәҗәгать иткән.

«КП» белдергәнчә, илнең элекке баш онкологы Михаил Давыдов ЭКО гади процедура булып санала, әмма эмбрионны булачак әнинең гәүдәсенә керткәннән соң көчле гормональ ярдәм таләп итә, дип раслаган. Табиб билгеләп үткәнчә, бу яман шеш китереп чыгара алмый, әмма, әгәр дә яман шеш авыруы башлангыч стадиядә булса, шуңа бәйле хәлне катлауландыра ала.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле